Күңел эше. Татарстанда волонтерлар өчен бәйге башланды

Алар төрле. Яшьләре, һөнәрләре, биләгән вазыйфалары, милләтләре белән аерылалар. Әмма аларның барысын да бетмәс-төкәнмәс ярдәмләшү теләге һәм миһербанлык сыйган олы йөрәк берләштерә. Үзләре турында гел сөйләп йөрмәсәләр дә, аларны күрсәтергә һәм алар үрнәгендә бүтәннәрне дә тәрбияләргә кирәклеге белән берәү дә бәхәсләшмәс.

Татарстанда волонтерлык юнәлешендәге «Мәрхәмәтле Татарстан» республикакүләм премиясенә гаризалар кабул итү башланды. Конкурс үзе берничә этаптан торачак. Аның үзенчәлекләре турында журналистларга сөйләделәр.

Татарстанның яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева әйтүенчә, бу бәйге 5 декабрь – Россиядә волонтерлар көне алдыннан үткәрелә. Ул «Без бергә» Бөтенроссия премиясенең игезәге сыман. Татарстанда уза торганы да волонтерлык хәрәкәтендә актив катнашучыларны бүләкләү, аларны танытуга йөз тота. Ә Татарстанда соңгы елларда волонтерлык юнәлешләре дә артты, хәрәкәт үзе дә шактый киңәйде.

– «Мәрхәмәтле Татарстан» бәйгесен тәүге тапкыр 2021 елда уздырдык. 18 төрле номинациядә 38 лауреат, 18 җиңүче бүләкләнде. Татарстанның 45 районыннан барлыгы 273 кеше катнашты, – дип аңлатты Алла Кондратьева. – Шунысы да бар: премиядәге һәр юнәлешне билгеле бер министрлык-ведомство үз канаты астына ала. Әйтик, туристик юнәлештәге волонтер икән, аны Туризм буенча дәүләт комитеты карый.

«Иреклеләр өчен мәгълүмати-ресурс үзәге» оешмасы җитәкчесе Айрат Мөбарәкшин сүзләренчә, бәйге биш этаптан торачак.

– Гаризалар кабул итү башланды инде. Гаризаны электрон рәвештә калдырырга була. Моның өчен «Добро» хезмәтеннән файдаланырга кирәк. Барысы да аңлаешлы һәм уңайлы, – дип аңлатты Айрат Мөбарәкшин. – Икенче этап 3 октябрьдән башлап 14енә кадәр дәвам итәчәк. Бу этапта гаризаларны тикшерү булачак һәм бәйгенең киләсе этабына узган катнашучыларның исемлеге игълан ителәчәк. Өченче этап 15–19 октябрь көннәрендә узачак. Катнашучылар социаль челтәрләрдә волонтерлык тормышы турында сөйләргә, уртаклашырга тиеш була. Моның өчен аларга баллар куела. 22 октябрьдән 11 ноябрьгә кадәр конкурсның дүртенче этабы башланачак. Бу этапта катнашучылар жюри әгъзаларына үзләрен тәкъдим итәчәк. Бишенче этап – иң көтеп алынганы. Бу көнне бәйге җиңүчеләре билгеле булачак, ел волонтерының исемен беләчәкбез. Тантана 24 ноябрьдә узачак.

«Мәрхәмәтле Татарстан» бәйгесендә кемнәр көч сынаша ала соң? Айрат Мөбарәкшин аңлатканча, конкурста аерым волонтерлар да, оешмалар да катнашырга мөмкин.

Лиана Фәйзуллина – әлеге конкурсның былтыргы гран-при иясе – ел волонтеры.

– Катнашкан елымны искә алам да дулкынланып куям. Волонтерларга ел дәвамында башкарган эшләрен күрсәтергә шундый мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт, – ди ул. – Елдан-ел бәйге эчтәлеклерәк, кызыклырак уза. Конкурс волонтерларга үзләрен күрсәтергә, эшебез белән таныштырырга мөмкинлек бирә. Иң мөһиме – башкаларга үрнәк булу, бүтәннәрне дә игелекле эшләр кылырга өндәү, күбрәк кешеләрне җәлеп итү.

Ел волонтеры булып танылу аңа ни биргән соң? Лиана искә алганча, беренче көннәрдә җиңгәненә ышанып бетә алмаган. Җаваплы исем бит! «Һәр яктан игътибар булды. Мондый исемгә лаек булуыма сөендем, әлбәттә. Икенчедән, бу тагын да күбрәк ярдәмләшү, игелекле гамәлләр кылу өчен  зур этәргеч булды. Бу исемне  аласың да, ул сине ел буе җитәкләп йөри һәм башкарган һәр эшеңне нәрсә өчен башкаруыңны шул вакытта аңлыйсың», – ди җиңүче кыз.

Оештыручылар әйтүенчә, проектларны хуплау, бүләкләү кебек конкурслар күп. «Мәрхәмәтле Татарстан» исә нәкъ менә шәхесне зурлауга бәйле бәйгеләрнең берсе булып тора.


Волонтерларга гына түгел, алар турында сөйләүче матбугат чараларына да рәхмәт әйтергә телиләр. Шул уңайдан республикада «Добро в эфире» массакүләм матбугат чаралары өчен бәйге оештырыла.

– Былтыр Татарстанда яшәүчеләр арасында сораштыру оештырган идек. Без: «Ни өчен сез волонтерлык хәрәкәтендә катнашмыйсыз?» – дип сорадык. Сораштыруда катнашучыларның 11,6 проценты моны мәгълүмат җитмәү белән аңлатты. Ягъни алар кая, кемгә мөрәҗәгать итәргә, нинди юнәлештә волонтер булырга, нишләргә икәнен белми, – диде Алла Кондратьева. –  Шуңа да журналистларның волонтерлык хәрәкәте, үрнәк тарихлар турында сөйләве, язуы, күрсәтүе мөһим.

Былтыр бу конкурста 100дән артык катнашучы булган. Быел да ким булмас дип өметләнәләр. Барлыгы 6 төрле номинация каралган. Журналистлар иң яхшы телесюжет, иң яхшы язма материал, социаль челтәрләрдәге язма һәм башка номинацияләрдә көч сынаша ала.  Гомуми приз күләме – 300 мең сум.

Чулпан Гарифуллина

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү