Казанда Радужный бистәсендә, Эдгем Тенишев урамындагы фатирда ир белән хатын арасында низаг чыга. Хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр иткәнчә, хатын-кыз пычак тоткан һәм иренең эченә суккан, дип яза kazan first .
Ир-атны ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар, хәзер табиблар аның тормышы өчен көрәшә.
Билгеле булганча, хатын-кыз тоткарланган, ул полиция хезмәткәрләренә булган хәлләрне сөйли. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрә, шуннан соң процессуаль карар чыгарылачак.