Татарстан Транспорт министрлыгы башлыгы урынбасары итеп Лилия Сафиуллина билгеләнде

Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары итеп Лилия Сафиуллина билгеләнде. Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин билгеләнү турындагы боерыкка кул куйды.

«2022 елның 5 сентябреннән Сафиуллина Лилия Корбан кызын Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазыйфасына билгеләргә», – диелә документта.

 


Фикер өстәү