Татарстанда суыклар дәвам итә. Август ахырында 30 градус җылылык булса, 1 сентябрьдән һава торышы кискен үзгәрә башлады.
Якын көннәрдә Республикада тагын да ныграк суытачак. Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, 6 сентябрьдә урыны белән һава температурасы 1 градуска кадәр төшәчәк.