Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү бюллетеньнәре тапшырылды

Татарстанда Россия Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирүне үткәрүгә тулы көченә әзерлек бара. Бүген “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комбинаты Үзәк сайлау комиссиясенә тавыш бирү өчен бастырып чыгарылган бюллетеньнәрне тапшырды, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте. 

– Бүген без асылда бюллетеннәрьне республика территориаль сайлау комиссияләренә китерү эшен башлап җибәрәбез. Татарстанда гомумроссия тавыш бирүгә әзерләнү буенча 65 территориаль сайлау комиссиясе эшли инде, – ди Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев. – Бюллетеньнәр сак астында территориаль сайлау комиссияләренә китерелеп, шуннан соң участок сайлау комиссияләренә таратылачак.
Республикада тавыш бирү бюллетеньнәре ике телдә – татар һәм рус телләрендә тутырылачак. Алар, сайлаучылар исемлегенә нигезләнеп, шуларның санынча бастырылган. Шулай итеп, барлыгы 2 938 433 бюллетень бастырып чыгарылган.
Конституциягә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирү төп тавыш бирү көненә (1 июльдә) алты көн кала башлана (25-30 июньдә). 5 июньнән территориаль сайлау комиссияләре, Күп функцияле үзәкләр һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү федераль порталы аша үзеңә уңайлы урында тавыш бирү теләге турында гариза тапшырырга мөмкин.


Фикер өстәү