Кемгә ничек уңайлы. Тавыш бирү өчен гаризалар тапшыру тәмам

21 июньдә Татарстанда “Мобиль сайлаучы” механизмы аша Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча үзеңә уңайлы урында тавыш бирү өчен гаризалар кабул итү төгәлләнде. Әлеге мөмкинлектән республикада барлыгы 16650гә якын кеше файдаланган.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларга караганда, Татарстанда яшәүчеләрнең бер өлеше – 14 464 кеше гаризаларын Россия дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы (Gosuslugi.ru) аша, 10 048е – участок сайлау комиссияләренә тапшырган. Тагын 996 кеше үз ниятен территориаль сайлау комиссияләренә җиткергән, 764е Күпфункцияле үзәкләр хезмәтеннән файдаланган.
Татарстанда яшәүчеләрнең участокка бармыйча гына да тавыш бирү мөмкинлеге бар. Бүгенгә республикада 75 640 кеше шундый юлны сайлаган. Аларның күбесе (74 699) участок сайлау комиссияләренә өйдә тавыш бирү үтенече белән мөрәҗәгать иткән (гаризалар кабул итү 1 июльгә 17.00 сәгатькә кадәр дәвам итә). Татарстанда яшәүче 941 кеше бу үтенечне җиткерү өчен Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталыннан файдаланган.
– Тавыш бирү участоклары инде 25 июньдә ачыла. Бүгенгә алар тавыш бирүдә катнашучыларның һәммәсе өчен; комиссия әгъзалары, шулай ук сайлаучылар өчен дә шәхси саклану чаралары белән тулысынча тәэмин ителде, – ди Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев. – Участокларда тавыш бирүчеләрнең юллары аерылачак. Ишек төбендә үк тавыш бирүгә килүчеләрнең һәркайсының тән температурасы үлчәнәчәк. Бинага кергәндә һәм чыкканда аяк киеме табанын ышкып алу өчен дезинфекцияләү келәмнәре урнаштырылачак, кулларны дезинфекцияләү мөмкинлеге каралачак. Тавыш бирү өчен билгеләнгән бина эчендә уклар һәм махсус тасма ярдәмендә кайсы юнәлешкә барырга икәнлеге күрсәтелә. Тавыш бирүчеләр арасында ераклык саклау өчен идәнгә бер-берсеннән 1,5–2 метр ераклыкта буй-буй сызыклар булдырылды. Мебель һәм технологик җиһазлар да санитария дистанциясе үтәлерлек итеп урнаштырыла. Тавыш бирү бүлмәләрендә алгы пәрдәләр булмаячак. Көн дәвамында бүлмәләр җыештырылып-чистартылып торачак. Без тавыш бирүдә катнашучыларга үзләренең саклану чараларын – битлекләр һәм пирчәткәләр киеп, шулай ук каләмнәр белән “коралланып” килергә киңәш итәбез. Юк икән, ишек төбендә үк шәхси саклану чаралары һәм каләмнәр белән тәэмин итәбез. Тавыш бирү бөтен җиде көн дәвамында саклык чараларын мөмкин булганча үтәү шартларында уздырылачак.
Исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирү 25 июньдә башланып, 1 июльдә төгәлләнәчәк.


Фикер өстәү