Ифтарны нәрсәдән башларга кирәклеген аңлаттылар

«Дин вә мәгыйшәт» редакциясе ифтарны нәрсәдән башларга кирәклеген аңлатты. Шул киңәшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.

1. Көне буе ризыктан, судан тыелып торган кеше ифтар вакыты җиткәч, ризык кабул итүгә аеруча да игътибарлы булырга тиешбез.

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Берәрегез ифтар кылса, хөрмә җимеше белән авыз ачсын, чөнки анда бәрәкәт бар. Әгәр инде хөрмә җимеше булмаса, су белән авыз ачыгыз, чөнки ул да чистарта», – дип әйткән (имам Әт-Тирмизи, Әхмәд, Әбү Давыд).

2. Хөрмә җимеше белән авыз ачканнан соң БЕР СТАКАН СУ эчү хәерле, моннан соң ахшам намазыбызны укып (намаз укымаучы кешеләр 15-20 минут көтеп тора), янәдән өстәл янына киләбез.
3. Авыр, майлы, тозлы ризыклар ашаудан тыелу кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш ашау хәерле булыр. Җиләк-җимешләрдән әфлисун, лимон кебекләре буш ашказанына ярамый. Аларны төп ризыкны кабул иткәннән соң, күпмедер вакыт үткәч ашарга була.

4. Ашаганда, сөннәтебез буенча, ашказанын 3 өлешкә бүлеп карау тиешле.
1нче өлеше – ризыкка,
2нче өлеше – суга,
3нче өлеше – һава өчен.
Шуңа күрә әкренләп, ашыкмыйча, үзебезнең туклануыбызны сизеп ашаудан туктау дөрес булыр.

Чыганак: https://t.me/dvmhuzur


Фикер өстәү