Васил Шәйхразиев: «Быелгы сайлау — Россия өчен аеруча мөһим»

Бүген, Россия Президентын сайлауның икенче көнендә, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев 54 нче сайлау участогында (М. Горький урамындагы 3 нче гимназия) тавыш бирде.

Ул әлеге сайлауларның аеруча да мөһимлегенә басым ясады.

— Быел безгә берләшү һәм дөнья күләмендә бердәмлекне күрсәтү өчен зур мөмкинлек бирелә, шуңа күрә бу — иң мөһим сайлауларның берсе. Без һәрвакытта да теләсә нинди сайлауда «Россия, халык өчен бу мөһим» дибез. Ә соңгы ике елда махсус хәрби операция бара. Без үз җирләребезне кайтарабыз. Егетләребез арысланнардай көрәшеп, үзләренең гомерләрен кызганмыйча, кайберләре яу кырында һәлак була, — диде ул.

Васил Шәйхразиев әйтүенчә, безгә барыбызга да берләшү, бердәм булу кирәк. Һәм чит төбәкләрдәге татарлар да моны бик яхшы аңлый.

— Бүген без бердәм булырга тиеш. Бер зур йодрык булып, 147 млн халык, 190 милләт берләшеп, үзебезнең лидер янында бердәмлекне күрсәтү кирәк, чөнки бар дөньяда карашлар шуңа төбәлгән. Россия лидерының һәм халкының бердәмлеген күреп, дус илләр алга барырга мөмкин булуына инаначак. Ә дошманнар Россиянең бер-ике кешедән генә тормавын, ә 147 млн халкы барлыгын күрәчәк. Бу чыннан да шулай, без моны үз күзләребез белән күрдек, чөнки Калининрадтан Камчаткага кадәр барып җитеп, халык белән очраштык. Иң зур зал Пензада булды. Анда 1400 кеше җыелды. Екатеринбургта — 1200, Ульяновскида — 1200, Кемеровада — 900, Волгоградта 800 кеше җыелып, сөйләшеп, борчыган сорауларга җавап биреп, үзебезнең лидерыбызны күрсәтеп, «Катюша» җырларын җырлап, бердәмлекне күрсәттек, — диде.

Ул чит төбәкләрдәге татар активистларының татарларны гына түгел, башка милләт вәкилләрен дә берләштерү көченә ия булуларына басым ясады.

— Иң мөһиме — татар халкы, татар активистлары үз фикерләрен әйтә һәм үз якларында башка милләтләрне дә җыя белделәр. Шуңа күрә безнең очрашуда да күп кенә милләтләр килеп, безнең фикер белән килешеп, «Россия өчен барабыз» дип кайтып киттеләр, — диде Васил Шәйхразиев.

Билгеле булганча, сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.


Фикер өстәү