Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путин дәүләт башлыгын сайлауда тавыш бирүдә катнашкан. Бу аның Кремльдәге кабинетында онлайн режимда узган.
Тавыш бирү мизгелләре белән видеофрагмент Кремльнең телеграм-каналында басылып чыккан. Путинның өстәл янына килеп утырып, вариантларның берсенә басканы күренә (экран күренмәсен өчен, трансляция кырыйдан барган). Аннары «Рәхмәт, сез уңышлы гына тавыш бирдегез!» дигән язу белән монитор күрсәтелә.
- Россия Федерациясендә сигезенче тапкыр Президент сайлау 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауларга дүрт кандидат: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак) кертелгән.