Бюллетеньнәрне эшкәртеп бетергәннәр: Владимир Путин 87,28 процент тавыш җыйган

Үзәк сайлау комиссиясе рәсми нәтиҗәләр белән 21 мартта таныштырачак.

“Газета. RU” Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларына таянып язганча, Россия Президентын сайлауда участок сайлау комиссияләре протоколларын эшкәртеп бетергәннәр. Бүгенге дәүләт башлыгы Владимир Путин тавышларның 87, 28 процентын җыйган.

“Ил буенча 76 миллионнан артыграк кеше бүгенге дәүләт башлыгын хуплап тавыш биргән. Бу – рекордлы күрсәткеч. 2018 елда 56 426 399 сайлаучы Владимир Путин кандидатурасын хуплап тавыш биргән иде”, – дип аңлатып үткән сайлауның башлангыч йомгакларын Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова.

КПРФ партиясеннән кандидат Николай Харитонов исә сайлаучыларны 4,31 проценты тавышын җыйган. Өченче урынны алган Владислав Даванков (“Новые люди”) – 3,85% җыйган. ЛДПР вәкиле Леонид Слуцкий өчен сайлаучыларның 3,2 проценты тавыш биргән.


Фикер өстәү