Ташу көчле булган очракта Татарстанның 220 торак пунктын су басарга мөмкин

Ташу көчле булган очракта Татарстанның 220 торак пунктын су басарга мөмкин. Аларда 13636 кеше яши. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында хәбәр иттеләр.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе белгечләре сүзләренчә, республикада ким дигәндә бер атна уңайлы һава торышы сакланачак. Ягъни көндез җылы, төнлә суык булачак. Мондый шартларда кар катламы тигез эрер дигән өмет тә бар.

Шулай да ташуга алдан әзерлек алып баралар. Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы Николай Суржко сүзләренчә, моның өчен 988 млн сум акча тотылган.

– 38 гидротехник корылманы төзекләндердек. 106 чакрым елга-күлләрне чистарттык. Яр буйларын ныгыттык. 10 мең берәмлектән артык суүткәргеч торбаларны чистарттык, урнаштырдык һәм төзекләндердек. Ул-бу була калса, 41 мең кешелек 158 вакытлыча яшәү пунктлары бар.


Фикер өстәү