Ягын сүндерү хезмәтендә эшләүче Сәлахиевлар: «Ниндидер көч алга ыргылырга омтылыш бирә»

 Саба районының Ике Басу Арташы егетләре – бертуган Фәнис һәм Данис Сәлахиевлар Иске Икшермә янгын сүндерү хезмәтендә эшли. Шунысы кызык: гаиләдәге биш егетнең дүртесенең дә (!) үзләрен коткаручы булып сынап караганы бар.

«Карактан кала, уттан берни дә калмый», – диләр. Әлеге егетләрнең үз гомерендә янгыннарның ниндиен генә күргәне юк. Арада кеше гомерен саклап калганнары да, коткара алмаганнары да бар. Кайбер утлы вакыйгалар, еллар үтсә дә, онытылмый. Фәнис 24 ел эчендә 400дән артык янгында катнашкан. Хәзер инде ул Иске Икшермә янгын сүндерү хезмәтен җитәкли. Аның карамагында –10 кеше. Данис исә сигез елга соңрак килгән.

Иске Икшермә бүлекчәсенә 11 авыл керә. Янгын сүндерүчеләргә көн дә, төн дә юк. Постка хәбәр килеп ирешүгә, янгын чыккан авылга 20 минут эчендә барып, су сибәргә кирәк. Күрше районнарга да булышырга барырга туры килә.

Үкенечләр

2010 елда ике бертуган үзләре дә ут корбаны була язган. Егетләрне июнь аенда Теләче районы урманына чирәм сүндерергә җибәргәннәр. Тик җил чыгып, мизгел эчендә ялкын бар җирне камап алган. Утлы капкыннан көчкә  котыла алар. Хәл беткән, сулыш кысылган… Тик шуңа карамастан, янгынны сүндереп кайталар.

– Янгын вакытында кешегә ярдәм итү турында уйлыйсың. Ниндидер көч сиңа алга ыргылырга омтылыш бирә. Шул ук вакытта үзеңнең дә, бәлагә дучар булганнарның да гомерен сакларга кирәк. Куркынычсызлык кагыйдәләре дә бар бит, – ди 40 яшьлек Фәнис.

2013 елда Кибәче авылында иртүк янгын чыга. Кыздырган табага май дип ялгыш бензин салганнар. Шулай итеп, шешәләр буталган. Бу вакытта гаилә башлыгы абзарга мал-туар карарга чыгып китә. Өйдә каенана белән килен кала. 112 хезмәтендәгеләр вакытында килеп җитсә дә, кызганыч, аларны коткарып кала алмый.

Дус, туганнар йортына кайгы килгәндә, бару җиңел түгел. Бервакыт «Бәдәр әбиләрегезнең өе яна!» – дип хәбәр итәләр. Мондый очракларда хискә бирелергә ярамый. Янгын сүндерүче өчен бар кеше дә бертигез. Йортны саклап кала алар. Әмма җизниләренең сарайлары янып бетә.

Теләк

Егетләрдән икесенең дә бер һөнәрне нигә сайлавы турында сораштык. Әйткәнемчә, энекәшләре Нәфис белән Рафисның да әлеге өлкәдә эшләп караганы бар. Әмма алар хәзер башка юнәлештә хезмәт куя.

– 2001 елда Екатеринбургка янгынга каршы хезмәт академиясенә укырга керергә барган идем. Математика белән физкультурадан имтиханны тапшырдым, тик рус теленнән изложение яза алмадым. Шуңа күрә кире борылып кайтырга туры килде. Әмма күңелемне төшермәдем. Сабадагы янгынга каршы хезмәт күрсәтү отрядына эшкә урнаштым. Миңа ул чакта 17 яшь иде. Хезмәткә физик яктан сынап, имтихан тапшыртып алдылар. Тугыз айдан соң армиягә киттем. Энем Данис белән Самара өлкәсендә бергә хезмәт иттек. Яшь аермабыз – бары бер генә яшь. Хәрби хезмәттән кайткач, эшемне дәвам иттердем. Анда тугыз ел хезмәт куйдым. Аннан Иске Икшермә бүлекчәсенә җитәкче итеп күчерделәр, – ди Фәнис Сәлахиев.

Әлбәттә, абыйсының янгынчы булып эшләве Данисны да кызыктырган. Аңа охшарга тырышкан. Кыюлык бар, ә нигә сынап карамаска?

– Кечкенә чакта кешеләргә булышырга ярата идем. Безне әти-әни, әби-бабай шулай тәрбияләде. Әтиебез Фаяз – әфганчы. Әбиебез Бәдәр – үзе бер кыюлык үрнәге. Медицина белеме булмаса да, авылдагы йөзләгән малайны сөннәткә утырткан ул. Безне, биш туганны да сөннәтләде, – ди Данис, горурлык белән.   Армиядән кайткач, башта колхозда тракторчы, аннан җиһаз ясаучы, төзүче булып эшли. Тора-бара агач эшкәртү буенча үз бизнесын ачкан. Хәзер инде ул – тәҗрибәле янгын сүндерүче.

Янгыннарның килеп чыгуына күп очракта саксызлык гаепле. Ут-күз коры вакытка караганда, ягу сезоны башлагач, октябрь, ноябрьдә ешрак чыга икән. Ни өчен дигәндә,  өстәмә җылыткычлар куялар.

– Атна буе торган 40 градус эсселәрне дә тыныч кына үткәрәбез. Көтмәгәндә чыга ул афәт. Күп очракта электр приборларын саксыз куллану, калай сэндвич торбалар сәбәпче моңа. Әлеге торбаларны утын мичләренә куярга тәкъдим итмибез. Алар тиз туза, кулланыш вакыты 2–3 ел гына, – ди бүлек җитәкчесе.

Кисәтү

Узган ел әлеге тирәлектә биш янгын теркәлгән. Аңа кадәрге елларда аларның саны – 2–3. Бөтенләй булмаган еллар да бар.

– Янгын куркынычсызлыгына бәйле чаралар күп. Әби-бабайлар, ялгыз яшәүчеләрнең өйләренә барабыз. Мәктәпләргә барып аңлатабыз. Шырпы белән шаярган балалар юк хәзер, – ди Фәнис Сәлахиев.

Аның әйтүенчә, янгынга кадәр барып җитмәгән очраклар да бар. Йортларга автоматлаштырылган сигнализация җиһазлары урнаштыру файдасы бу. Ул, төтен керүгә, кычкыра башлый. Районда өлкәннәргә социаль программа буенча куйдыртканнар. «Бәясе – 300 сум тирәсе. Өйгә берничә урынга куярга кирәк», – дип киңәш итә.

Сүзгә Данис кушыла: «Буржуйкалар өйдән 20 метр еракта булырга тиеш. Кайберәүләр шуны өй, абзар тирәсенә үк куя. Гадәттән тыш хәлләрнең күбесе шундый вак кына әйберләргә бәйле. Әйткәч, үпкәләүчеләр, аңламаучылар да бар. Гомер буе җыйган малыгызны биш минут эчендә юкка чыгарасыз бит. Сак булыгыз!»

Хәзерге вакытта өй тирәсендә канаулар ачарга онытмагыз. Ни өчен дигәндә, кар сулары электрда тайпылышлар китереп чыгарырга мөмкин. Өйгә су керсә дә, ярдәм итәргә китә алар. Коткаручыларга ут белән су арасында аерма юк. Бәланең кайсыннан да коткарырга кирәк.

 


Фикер өстәү