Татарстандагы шәхси хуҗалыклар терлекләре, кош-кортлары исәп системасына кертелгән

Татарстанда шәхси хуҗалыкларда терлекләр һәм кош-кортларның барысы да исәп системасына кертелгән. Авыл хуҗалыгы оешмаларына килгәндә, мөгезле эре терлек – 98 процентка, вак терлек – 49, дуңгыз – 72, атлар – 33, кош-корт – 88 процентка маркировкаланган.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтүенчә, чирләр таралуны кисәтү, аларның чыганакларын, таралу юлларын ачыклау өчен кирәк бу. Аның сүзләренә караганда, терлекләрне вакытында маркировкаламау административ җаваплылыкка китерергә мөмкин.

Барлык мәгълүматлар терлекләрне исәпкә алу һәм теркәү буенча илкүләм системага кертелә. Ветеринария буенча үткәрелгән бөтен чаралар шушы федераль системада сакланачак.

Хәзерге вакытта ветеринария белгечләре урыннарда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм халык өчен консультацияләр үткәрә. Терлекләрне маркировкалау мәсьәләсе буенча 8(843) 221 77 41 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 


Фикер өстәү