«Бездә аракы да, тәмәке дә сатылмый»: Ике Басу Арташы авылының үсеш сере нидә?

Кибетендә хәмер сатмыйлар, чөнки эчүче юк. Эчмәгәч, эшкә дә, гаиләгә дә вакыт җитә. Саба районының 125 хуҗалыклы Ике Басу Арташы авылында гаиләләрнең нык булуын әнә шулай аңлаталар. Узган ел биредә 8 бала дөньяга аваз салган. Аек яшәү рәвеше алып барган әлеге авылны без дә барып күрдек.

Нинди матур авыл! Наратлы, чыршылы таулар кочагына сыенган Ике Басу Арташын күрүгә, «ВТ» журналистларының беренче сүзе шул булды. Тик исемен әйткәндә, чит кешегә бераз катлаулырак. Үзләре ияләнгән инде. Тарихы болайрак: бу сала ике авыл кушылудан, ике басудан барлыкка килгән. Бу урында Арташ авыл җирлеге башлыгы Алмаз Әгъләмҗанов болай ди: «Ник шулай кушканнардыр? Арташ кына булса, гадирәк бит. Язлы Арташ дигәне дә бар әле».

Төзек, заманча йортларыннан тырыш хуҗалар яшәве күренә. Тәрәзә йөзлекләре дә игътибарны җәлеп итә. Өч йөздән артык кеше яши монда. Клубы, бакчасы, ике кибете булса да, оптимизация җилләре урап узмаган: унбер ел элек башлангыч мәктәпне япканнар. Шул сәбәпле, егерме бер укучыга күршедәге Олы Арташ авылына барып белем алырга туры килә. Болар – 1–9 сыйныфта укучылар. Бакчага 25 сабый йөри. Киләсе уку елында 1 нче сыйныфка 5 бала керәчәк.

Халкы төрле оешмаларда хезмәт куя. «Нырты» авыл хуҗалыгы предприятиесендә 60лап кеше эшли. Авылда мал асраучылар да күп икән. Кемдер читкә чыгып та акча таба. Үзмәшгульләр дә бар. Хатын-кызлар тәм-том пешереп саткалый.

– Җирлегебез кибетләренең берсендә дә аракы, тәмәке сатылмый. Сатучылар әйтүенчә, аннан башка да табыш керә. Бу исә – җирлектә эчүчелекнең кимүенә бер сәбәп. Аннан заман да, дөньяга караш та үзгәрә бит. Элек һәр башкарган эш хәмергә бәйле булса, хәзер алай түгел. Шөкер, тәртипсез тормыш алып баручылар бөтенләй юк, – ди Алмаз Әгъләмҗанов. – Соңгы 5–6 елда аерылышучылар да юк. Узган ел ике пар гаилә корды. Яшьләр күп. Яшь гаиләләр саны – 20. Ике генә түгел, өч-дүрт бала табучыларның да ишәя. Авылда күпбалалы 9 гаилә бар.

Без авылның егетләренә сокланып кайттык. Әтиләр гамьле монда. Алар көчле рухлы, гаиләсе турында кайгыртканда, хатын-кыз бала табарга курыкмый, киләчәге өчен борчылмыйдыр.

«Эчмичә дә яшәп була»

Иске Икшермә янгын сүндерү хезмәтендә эшләүче Фәннүр Җәләлетдинов та шулай ди. Аның әйтүенчә, кибеттә аракының сатылмавы әйбәт. Анда балалар да керә. Күрмәсәләр яхшырак. Егетләр хәмер белән дус түгел, алар үз шөгылен тапкан. «Безнең хобби – мотоциклда йөрү. Унлап егет чыгып китәбез дә рәхәтләнеп ял итеп, көч җыеп кайтабыз», – ди ул.

Фәннүр хатыны Алинә белән өч кыз тәрбияли. Олысы Гүзәлгә – 5, Алсуга – 3, кечесе Сылуга – 6 ай.

– Авылда рәхәт. Казанда биш ел яшәп карадым, әмма күңел авылга тартты. Армиядә хезмәт итеп кайткач, көллияттә төзүче белгечлеген алдым. Аннан читтән торып КХТИны тәмамладым, – ди 31 яшьлек Фәннүр. – Әти-әниебез белән бергә яшибез. Хатыным – Саба кызы. Ул да, авылдан китик, димәде. Мин кайда – ул шунда. Авылда да менә дигән итеп яшәп була. Юл бар, интернет кергән. Тамак тук. Тагын ни кирәк?

Фәннүр матурлыкны ярата. Чәчәк сезонында ел саен петунияләр үстереп сата. Быелгысы 3 меңгә җитәчәк. Идея аныкы. Бу эштә хатыны да, әнисе дә булыша. Матурлык дигәнең ишегалдындагы чәчкәләр белән генә бетми. Калайдан бизәкләп, тәрәзә йөзлекләре, коймалар, төзелеш, хуҗалык өчен кирәк-яраклар ясый әле гаилә башлыгы. Яшерми: әлбәттә, бу шөгыльләргә гаиләне акчалы итү өчен алынган.

Ярату

Регина һәм Айрат Рәхмәтуллинар ике бала тәрбияли. Регина – Казан кызы. «Авылга кияүгә чыкканына үкенми, шәһәрдә бер көн дә кунмый. Кавышуыбызга – сигез ел. Бакчада тәрбияче булып эшли. Татарча да яхшы белә», – дип мактады Айрат хатынын.

Рәхмәтуллиннар мал-туар асрап көн күрә. Атлары уннан артып киткән. Табыш түгел, күңел хакы өчен тоталар.

– Тормышны атлардан башка күз алдына китерә алмыйм. Дөресрәге, сокланып йөрү өчен асрыйбыз. Кызык бит. Кечкенәдән сеңгән инде бу гадәт. Беренче атымны 7 яшь чагында әти-әнидән елап алдырганым хәтердә. Менә шуннан бирле аерылган юк. Аларны колынлатам. Яшәрәләр, картаялар… Тормыш шулай дәвам итә. Сораганнарга саткалыйм да, – ди Айрат.

Айрат Рәхмәтуллин

Фәнис Сәлахиев күршеләрен мактап куйды. «Сыерны савасың, ай саен сөт акчасы кертә. Атлар алай түгел. Айрат җәй буе сараена әллә ничәшәр «КамАЗ» печән ташый. Моңа гына да 100 мең сумнан артык акча кирәк. Чыгымына карамый, шуларны зоопарк кебек тота. Күрше-тирә балаларын атка утыртып йөртә. Хатыны да тырыша. Хәзер авыл кызлары да абзарга чыкмый бит», – ди ул.

Балаларда бәхет

«Шәһәрдә бушлай фатир бирсәләр дә, бармыйм». Монысы – Фәнис Сәлахиевның сүзе. Үз куллары белән зур итеп йорт төзегән ул. Әле шунда музей ачу хыялы да бар. Хатыны белән 4 бала үстерә алар, өчесе – малайлар. Сүз уңаеннан, Фәнис үзе дә биш малайлы гаиләдә үскән.

Сәлахиевләр бик үзенчәлекле гаилә булып чыкты. Бытбылдык үстерәләр. Гаилә башлыгының зоопарк ачу хыялы да юк түгел. Кыр казлары асрый. Тиеннәр алып кайтырга заказ биргән. Тәвә кошлары, күгәрченнәр һәм башкасы да булачак.

Фәнис үзе дә бик авыл җанлы. Иске Икшермә янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе ул. Авыл егетләренә: «Авылны саклыйк, бетермик!» – дип кабатлый. «Көчтән килгәнчә, бер-беребезгә булышырга тырышабыз. Берәр нәрсә төзегәндә, өмә ясыйбыз», – ди.

Тормыш иптәше Айгөл фельдшер булып эшли. Авылда сабыйлар мәсьәләсен ул яхшырак белә. Бала көтүче биш ана бар икән. Декрет ялында утыручы әниләр дә күп, диде. Балалар бакчасы гөрләп тора. Димәк, авылның киләчәге өметле. Бәбиле авылда тормыш башкача шул.

Айгөл

 

 


Фикер өстәү