Татарстанга сыйфатсыз ризыкларның кайдан кертелүен әйткәннәр

Республикага сыйфатсыз һәм сәламәтлек өчен зыянлы азык-төлек башлыча Россиянең башка төбәкләреннән кертелә. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, узган елда Брянск өлкәсенең Брасовск районыннан, Воронеж, Нальчик, Мәскәүнең Котловка муниципаль округы. Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәре, Оренбург, Самара өлкәсенең Красноярск районы, Саратов, Ставрополь краеның Лермонтов шәһәре һәм Ульяновск шәһәренең Теренгульск районыннан сыйфатсыз азык-төлек барыннан да ешрак китерелгән.


Фикер өстәү