570 мең литр хәмер алкогольле эчемлекне тиешле таләпләргә җавап бирми дип тапкан

570 мең литр хәмер. Быел белгечләр әнә шулкадәр алкогольле эчемлекне тиешле таләпләргә җавап бирми дип тапкан. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм көйләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова сүзләренә караганда, 9 ай эчендә республиканың күмәртәләп сату оешмаларыннан барлыгы 3,5 мең мөрәҗәгать килеп ирешкән. Алар нигезендә 30 мең партия алкоголь продукциясе тикшерелгән. Белгечләр аларның законга, куркынычсызлык, сыйфат таләпләренә ни дәрәҗәдә җавап бирүенә игътибар иткән.

Тикшерү барышында белгечләр исерткеч эчемлекләрнең 2,5 процентын (570 мең литр. – Ред.) кулланылышка яраксыз дип тапкан. Узган ел бу сан 3,3 процентны тәшкил иткән булган. Быел кулланылышка яраксыз дип табылган исерткеч эчемлекләрнең маркировка, теркәлү документларында хаталар булган. Кайберләренең составы да шик уяткан.

Моннан тыш белгечләр Татарстанның кибет киштәләрендә сатылган һәр дүрт товарның берсен яраксыз дип тапкан. Алар сатудан алынган. Розалия Арсланова сүзләренә караганда, кулланучы кәрзиненә кергән продуктлар ел саен бәйсез тикшерү уза.

– Тикшерү өчен социаль әһәмиятле, беренче чиратта кирәкле товарлар алына. Анда ярмалар, ипи, сөт ризыклары керә. Быел бәйсез белгечләр 232 исемдәге товар тикшереп, шуларның 53ен кулланылышка яраксыз дип тапты. Алар составында фальcификатлар табылды, микробиологик, физик-химик кагыйдәләр бозылган иде. Шул рәвешле кибет киштәсендәге һәр дүрт товарның берсе тиешле таләпләргә җавап бирмәгән булып чыга, – ди белгеч.


Фикер өстәү