Путин, Мөхәммәтшин һәм Шәймиевне бүләкләү турында указны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны Россия дәүләтчелеген ныгытудагы, парламентаризмны үстерүдәге зур өлеше һәм законнар иҗат итүдәге актив эшчәнлеге өчен Александр Невский ордены белән бүләкләү турында указга кул куйган.

Әлеге орден дәүләт төзелеше эшендә Ватан алдындагы аерым шәхсән казанышлары өчен Россиянең халыкара абруен ныгытуда, икътисадны, фән, мәгариф, мәдәният, сәнгать, сәламәтлек саклау өлкәләрен үстерүдә күп еллар буе намус белән эшләүче һәм югары нәтиҗәләргә ирешүчеләргә тапшырыла.

Президент Указы белән «Татавтодор» генераль директоры Айрат Шәймиев хезмәттәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен Почет орденына лаек булган.

Моннан тыш, Татарстанда яшәүче Гөлназ Гыйлаҗева, Лилия һәм Мансур Гыйльморатовлар, Айдар Фәретдинов «Ата-ана даны» ордены медаленә лаек булган.

 

 

 

 

 


Фикер өстәү