Владимир Путин Татарстаннан өч кешегә дәүләт бүләкләре тапшырды

 Россия Президенты республикада яшәүчеләрне Covid-19 пандемиясенә каршы көрәшү, Казанда WorldSkills чемпионатын оештыру өчен, шулай ук хезмәттәге казанышлары өчен бүләкләгән.

Президент Владимир Путин коронавирус пандемиясенә каршы көрәшкә өлеш кертүләре өчен галимнәр һәм медикларны Россия Федерациясе дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында указга кул куйган. Алар арасында Татарстаннан да бер табиб бар. Бу җәһәттән тиешле документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталында пәйда булган.

Шулай итеп, Казан дәүләт медицина академиясенең неврология кафедрасы профессоры Радий Есин “Россиянең атказанган табибы” дигән мактаулы исемгә лаек булган. Россиянең төрле төбәкләреннән медиклар һәм галимнәр, Россия илчелекләре табиблары һәм төрле ведомстволар хезмәткәрләре дә пандемиягә каршы көрәшү өчен бүләкләнгән.

Моннан тыш, Указ нигезендә, Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерләнү һәм аны үткәрүгә зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары – эшләр идарәчесе Сергей Коростелев “Ватан алдындагы казанышлары өчен” II дәрәҗә ордены медале белән бүләкләнгән.

Шулай ук “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров хезмәттәге казанышлары өчен Мактау орденына лаек булган.

 

 


Фикер өстәү