Ураза тотканда вакцина ясатырга, укол кадатырга ярыймы?

– Ураза тотканда вакцина ясату рөхсәт ителәме? Укол кадатырга ярыймы?

С.Әхмәтова. Актаныш

Сорауга Татарстан Республикасы Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап бирде.

– Безнең илдә ислам ике төрле мәзһәб кысаларында тотыла – Шәфигый һәм Хәнәфи мәзһәбләре. Шәфигый мәзһәбе буенча бу рөхсәт ителә. Татарлар – хәнәфиләр, һәм безнең мәзһәбтә ике фикер бар. Әбү Хәнифә фикеренчә, укол кадату уразаны боза. Аның шәкерте имам Әбү Йосыф исә рөхсәт итә. Нәтиҗә мондый: «питательный» дип саналган укол (глюкозалы, витаминлы. – Ред.) кадатырга рөхсәт ителми, ә менә кеше сәламәтлеге өчен зарури саналганнары (инсулин сыман) ярый. Вакцинага килгәндә, әгәр дә кеше ураза бозылыр дип шикләнә икән, аны кич белән, ахшамнан соң, авыз ачкач да ясатырга була.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү