Эшсезлек буенча пособие түләү кагыйдәләре үзгәргән

Россиядә бүгеннән, 8 апрельдән, эшсезлек буенча максималь күләмдә пособиеләр билгеләүнең яңа тәртибе турында Хөкүмәт карары үз көченә керә. Үзгәрешләр оешма бетерелү яки штат кыскартылу сәбәпле эшеннән җибәрелгән гражданнарга һәм декрет ялындагы хатын-кызларга кагыла.

Эшсезлек буенча максималь пособие күләме 12 130 сум тәшкил итә. Ул беренче тапкыр түләнгәннән соң өч ай түләнеләчәк. Шуннан соң 5 мең сумга калачак.

Моңа кадәр максималь күләмдәге пособие гражданнарны эшсез дип тануның беренче көненнән түләнелергә тиеш иде. Әмма предприятие бетерелгәндә яки штат кыскартылганда беренче өч айда эшсезлек буенча пособие түгел, ә элекке эш урыны буенча уртача хезмәт хакы түләнелде. Эшсез калган йөкле хатын-кызлар исә башта йөклелек һәм бала тудыруга бәйле рәвештә вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособиеләр ала. Шул рәвешле гражданнарның әлеге категорияләренә эшсезлек буенча пособиеләр түләү вакыты күчү аркасында, алар аның максималь күләменә дәгъва кыла алмады.

 


Фикер өстәү