Татарстанда янгын чыгып, олы яшьтәге ир белән хатынның гомере өзелгән

Спас районында янгында олы яшьтәге ир белән хатын вафат булган. Аларның мәетен янган йортны  сүткәндә янгын сүндерүчеләр тапкан. Бу хакта «ВТ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Спас районының Кожаевка авылында төнге бердә шәхси йортта янгын чыккан. 50 минуттан үткәннән соң гына янгын тулысынча сүндерелгән.

Янган йортны сүткән вакытта  янгын сүндерүчеләр 75 яшьлек ирнең һәм аның аның 73 яшьлек хатынының мәетен тапканнар.

Хәзер фаҗига сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү