Владимир Путин Татарстаннан өч кешене авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары өчен бүләкләгән

Россия Президенты Владимир Путин Татарстаннан 3 кешене авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләүләре өчен дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турында указга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми сайтына урнаштырылган.

Президент Указы нигезендә, Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров “Ватан алдындагы казанышлар өчен” II дәрәҗә орденына лаек булган. Дәүләт бүләге аңа хезмәттәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен бирелә.

Татарстан Диния Нәзарәте баш казые Җәлил Фазлыев та “Ватан алдындагы казанышлар өчен” II дәрәҗә ордены белән бүләкләнә.

Казан моторлар төзү-җитештерү берләшмәсе токаре Николай Герасимовка исә машина төзелеше өлкәсендәге казанышлары һәм күп еллар буе намус белән эшләве өчен “Россиянең атказанган машина төзүче” дигән мактаулы исем бирелгән.


Фикер өстәү