Тау Иле авылы фельдшеры Алинә: «Монда бөтен җаваплылык минем өстә»

Бу ФАП ишегенең беркайчан да ябылып торганы юк. Авыл халкы бирегә тәненә генә түгел, җанына да дәва эзләп килә. Өлкәнрәк абый-апалар үткән-сүткәндә хәл белергә булса да кереп чыга. Питрәч районының Татар Тау Иле авылы фельдшеры Алинә Мөхәмәтдинова кыска гына вакыт эчендә әнә шулай халыкның мәхәббәтен яулап өлгергән. Фельдшерларының яшь булуы да куркытмый авыл халкын. Ник дигәндә, ике ел эчендә Алинәгә белгеч буларак шактый сыналырга туры килә. Әмма сынатмый ул. Киресенчә, авыл халкының ышанычын яулап, аларның иң якын кешесенә әверелә.

Кечкенәдән курчакларга укол ясап уйнаган Алинә киләчәктә яңа туган балалар белән эшләргә хыяллана. 2015 елда Казан медицина көллиятен тәмамлагач, Казан шәһәренең 13 нче номерлы хатын-кызлар консультациясендә эшли башлый. Тау Иле авылыннан көн дә Казанга йөреп эшли. Ике ел элек үз авылларына фельдшер итеп эшкә чакыралар. Алинә бик теләп ризалаша. Бүген барлыгы 644 кешегә хезмәт күрсәтә ул. Татар Тау Иленнән тыш, күршедәге Рус Тау Иле, Княжа авылларында яшәүчеләр дә Алинә карамагында.

– Баштарак кыенрак булды, билгеле. Казанда тәҗрибәле табиблар белән бергә эшләдем. Ә монда бөтен җаваплылык минем өстә. Прививка, уколларны да үзеңә ясарга кирәк. Беренче көннәрдә балаларга прививка ясаганда аеруча курыктым, – дип искә ала Алинә фельдшер вазыйфасындагы беренче эш көннәрен.

Яңа эш урынына ияләшү – бер хәл. Нәкъ шул чорда коронавирус аркасында пандемия дә башлана. Яңа гына авыл җиренә кайтып эшли башлаган яшь белгеч өчен икеләтә зур сынау чоры башлана. Зур авылга хезмәт күрсәтеп кенә калмый, коронавирус йоктыручыларны да дәваларга керешә ул. Мәкерле чир котырган чорда өйдән-өйгә йөрү, ковид йоктыручылар белән, теләсәң дә, теләмәсәң дә, якыннан аралашу Алинәнең үзе өчен дә эзсез калмаган. Үзе дә авырып алган.

– Үпкәләремә зыян килде. Аның белән авырганнан соң да бик озак тернәкләндем. Коронавирустан соң кан басымы уйный торганга әйләнде. Элек моның нәрсә икәнен дә белми идем. Ковид чорында эшләвем сынау гына түгел, зур тәҗрибә дә булды, – дип искә ала ул көннәрне Алинә Мөхәмәтдинова.

Өлкәннәр үз баласыдай якын күреп, «кызым» дип эндәшә аңа. Күптән түгел авыл халкы Алинәне «коткаручыбыз» дип йөртә башлаган. Һавадан алып әйтелгән сүз түгел бу, билгеле. Орчык кадәр генә батыр йөрәкле кызның авылда ике кеше гомерен саклап калуына сокланып әйтелгән сүз.

– Ул көннәрне искә төшерсәм, әле дә каз тәннәре йөгерә. Авылыбызда бер ир-ат егылган дип хәбәр иттеләр. Тиз арада килеп җиттем. Карасам, абыйда эпилепсия өянәге башланган. «Ашыгыч ярдәм» килеп җиткәнче тиз арада беренче ярдәм күрсәтергә туры килде. Икенчесендә егылып аңын югалткан әби янына чакырдылар. Ул комага ук киткән булып чыкты. Анда да, үз-үземне кулга алып, тиз арада чарасын күрергә туры килде, – ди фельдшер кыз.

Алинә бер урында таптанып тора торганнардан түгел. Әле күптән түгел генә ЭКГ аппаратында эшләргә өйрәнгән, фармацевт һөнәрен дә үзләштергән. Ник дигәндә, якын киләчәктә ФАПта дарулар да сатыла башлар дип көтәләр. Алинә яшерми: арыган, талган чаклары да була. Фельдшерның алы да, ялы да юк бит.

– Бик нык арыган чакларым да була. Эшебез халыкка ярдәм күрсәтү белән генә чикләнми бит. Кәгазь эше дә күп, бар мәгълүматны компьютерга да кертеп барырга кирәк. ФАПны юып, җыештырып тору да минем өстә. Моны авыл халкы да күрә. «Безне ташлап китә күрмә инде», – дип кенә торалар. Китмим, билгеле. Ничек кенә булмасын, эшемне бик яратам, – ди Алинә.

Ял көннәрендә, җәйге ялларында да авыл халкы белән гел элемтәдә тора ул. Ярдәм сорап килгән бер кешене дә кире бормый. Төнге уникедә ярдәмгә чакырган чаклар да күп була икән.

– Андый чакта минем белән бергә ирем Самат та ярдәмгә ашыга. Аллаһка шөкер, гаиләм зур терәк миңа. Кызларыбыз Айзилә белән Айсылу үсеп килә. Буш вакытымны алар белән уздырырга тырышам, – ди Алинә Мөхәмәтдинова. – Авылга кайтып эшли башлавыма бер көн дә үкенгәнем юк. Кешеләргә ярдәм итә алуым белән бәхетле мин. Авыл халкыннан «рәхмәт» сүзләре генә ишетеп торгач, күңелгә рәхәт булып китә, бөтен мәшәкатьләр онытыла. «Синең кулларың җиңел, уколны авырттырмыйча ясыйсың», – диләр. Мондый сүзләрдән соң тагын да канатланып эшли башлыйсың.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү