Түләүсез торак. Фатирны лизингка тәкъдим итәләр

Россия Үзәк банкы ипотекага алмаш тәкъдим итә. Ул да булса, торакны лизингка бирү тәртибен җайга салмакчылар. Бу – ипотекага беренчел кертемгә акчасы җитмәүчеләргә яки ниндидер сәбәпләр аркасында кредит рәсмиләштерә алмаучыларга шәп мөмкинлек, ди белгечләр. Чит илләрдә мондый тәҗрибә күптән гамәлдә икән инде. Торакка лизинг отышлымы? Бу сорауга «ВТ» хәбәрчесе җавап эзләде.

«Бөтен халыкның фатир сатып алырлык яки ипотека түләрлек акчасы булса, тулай тораклар калмас иде», – ди Казанда яшәүче Нәзилә Гарифуллина. Ул гаиләсе белән 30 елга якын тулай торакта яши.

– Балалар бакчасында пешекче булып эшлим. Ирем – машина йөртүче. Тулай торакта ике бала үстердек, хәзер аларның үз тормышы. Башта ипотеканы ай саен түләп бара алмабыз, дип курыктык, бүген исә картлык көнендә мондый йөк кирәкме икән, дибез. Фатирда яшәүчеләр торак шартларын болай да гел яхшыртып тора: кечкенәсен саталар да зуррак түбә алалар. Ә менә тулай торактан күченеп китү авыррак. Безнең ише тулай торакта яшәүчеләргә ярдәм чарасы уйлап тапсыннар иде, – ди Нәзилә Гарифуллина.

Фатир сатып алу кебек зур адымга барудан куркып торучыларга лизинглы торак программасы ярдәм итәргә мөмкин, ди белгечләр. Чөнки бүген үк беренчел кертемнәрсез яңа түбә астына күченеп, аны акрынлап кына түләп барып булачак. Иң элек «лизинг» сүзенә ачыклык кертик. Ул – соңрак сатып алуны күздә тотучы аренда. Милек кенә түгел, автомобиль, җиһазны да лизингка рәсмиләштерергә мөмкин. Торак турында сөйләгәндә, ул болай эшли: иң элек фатирны арендага бирүче белән биредә яшәргә теләүче арасында озак вакытка исәпләнгән килешү төзелә. Фатирда яшәүче кеше аренда бәясе белән беррәттән, милек бәясен дә түләп бара. Тиешле сумма туплангач, торак яңа хуҗага күчә. Ике якның берсе кире уйласа, аренда хакыннан кала, лизинг килешүе буенча түләнгән акча кире кайтарылачак.

Ипотеканы банк рәсмиләштерсә, соңгысын фәкать юридик затлар, ягъни лизинг компанияләре генә эшли ала. Гади арендадан тагын бер аермасы: син нәкъ менә үзең теләгән фатирга лизинг килешүе рәсмиләштерә аласың. Башта күңелеңә хуш килгән торакны табасың, ә аннары документлар рәсмиләштерәсең. Аренда торагы базарында исә булганнары арасыннан гына сайларга туры килә.

Торакны лизингка алу тәртибе эшләп киткәнче вакыт кирәк булачак, ди башкаладагы милек агентлыгы белгече Андрей Тимченко.

– Иң элек ышанычлы лизинг компанияләре булырга тиеш. Кредит оешмалары тораклы булырга теләүчеләрне энә күзе аша үткәрә. Шуңа күрә банк белән сатып алучы арасында ышанычлы хезмәттәшлек урнаша. Ә юридик зат торакны озак вакытка арендага алып торучыны ярык тагарак янында утыртып калдырмас дип кем ышандырып әйтә ала? Дөрес, әлеге программаның өстенлекле яклары да бар. Лизинг торагыннан, ул әлегә синеке булмаса да, беркем куып чыгара алмый, – ди белгеч.

«Газпромбанк» хезмәткәре Алсу Нуриева фикеренчә, лизинг ипотеканы алмаштыра алмаячак.

– Россиядә фатирга лизинг программасы 2011 елдан бирле гамәлдә. Тик ул халык арасында зур кызыксыну уятмады, – ди белгеч. – Автомобильгә лизинг программасы белән дә шул ук хәл. Бүген әлеге программадан нигездә оешма-предприятиеләр һәм эшкуарлар гына файдалана. Ә гади халык кулдагы килешү нигезендә үзенеке булып саналган милеккә акча түләп баруны кулайрак күрә. Торак арендасы һәм лизинг бәяләрен кушсаң, ул ипотека хакыннан әллә ни аерылмый. Шуңа күрә дәүләт әлеге программага ярдәм итәргә алынган да инде. Аның тәгаен шартлары соңрак билгеле булачак, – ди белгеч.

Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәенов әйтүенчә, торак базарына төрлечә ярдәм итәргә тырышулары аңлашыла.

– Иң беренче чиратта, беренчел торак базарын саклап калырга тырышалар. Чөнки бүген ташламалы ипотека аркасында, бу өлкәдә вазгыять бик нык кискенләште. Бәяләр үсте. Ә халыкның торак сатып алырга акчасы юк. Якын арада сату-алулар саны артмаса, милек базарында, бигрәк тә беренчел торак базарында кризис башланырга мөмкин, – ди ул.

Эльвира ВӘЛИЕВА

Фото: «Татар-информ»

Сан

2022 ел нәтиҗәләре буенча, республика ипотека үсеше күрсәткече буенча, икенчел торак базарын да кертеп, ил төбәкләре арасында 11 нче урынга чыккан. «РИА Новости» үткәргән тикшерүдән ачыкланганча, былтыр Татарстанда яшәүче эшкә сәләтле 1 мең кешегә 25,5 ипотека рәсмиләштерелгән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, быел республикада әлеге күрсәткеч 25,8 процентка арткан. Ипотека кредитының уртача күләме 3,54 миллион сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен: Мәскәү  84 ил төбәге арасында – 80 нче урында.


Фикер өстәү