Равил Кузюров урманчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республиканың урман хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Хөрмәтле хезмәттәшләр, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм ветераннар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Урман хезмәткәре көне белән тәбрик итәм! Татарстан элек-электән үзенең үзенчәлекле табигате белән дан тоткан, һәм урманнар аның иң матур хәзинәләренең берсе булып хезмәт итә. Республикабызда үскән урманнар төрле матди байлык чыганагы булуы өстенә, экологик, яклау, су саклау, социаль һәм савыктыру функцияләрен дә үтиләр. Барыбызны да бер изге максат берләштерә, бу – кыйммәтле урман байлыкларын киләчәк буыннар өчен саклап калу, моның өчен мөмкин булганның барысын да эшләү.
Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы динамикалы рәвештә үсә. Без урманнарны саклау, яклау һәм үрчетү, производствога инновацияләр һәм фәнни казанышлар кертү өчен бар көчебезне куябыз. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән, соңгы елларда без урман комплексы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттырырга, урман хуҗалыгы оешмаларының матди-техник базасын шактый яңартырга һәм бу өлкәдә эшләүче хезмәткәрләрнең хезмәт шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирүче системалар һәм сервислар булдыра алдык.
Республиканың урман хуҗалыгында үзләренең авыр миссияләрен намуслы һәм җаваплы башкаручы югары квалификацияле белгечләр, энтузиастлар эшли. Урман хуҗалыгындагы барлык уңай үзгәрешләр һәм уңышлар – сезнең казаныш. Мин сезгә нәтиҗәле, фидакарь хезмәтегез һәм республиканың урман хуҗалыгы үсешенә керткән өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Үз гомерләрен урманга хезмәт итүгә багышлаган ветераннарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сез нигез салган традицияләр кадерләп саклана һәм буыннан-буынга тапшырылып килә.
Хөрмәтле дуслар! Бу бәйрәм көнендә һәркемгә ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар, бетмәс-төкәнмәс яшәү көче һәм энергия телим!” – диелә котлауда.


Фикер өстәү