Казанда «Нечкәбил» бәйгесенең ярымфиналы уза

Әлеге минутларда Казанның Ленин мәдәният йортында «Нечкәбил» бәйгесенең ярымфиналы уза. Бәйге быел 18 тапкыр уздырыла. Биредә республиканың төрле район — шәһәрләрендә яшәүче гаиләләр җыелган.

— Бу сәхнәдә торган һәр гаилә җиңүче! Аеруча ирләрегезгә рәхмәт. Гаиләләрегездәге традицияләрне, гореф- гадәтләрне саклап яшәвегез белән үрнәк сез, — ди Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова.


Фикер өстәү