Равил Кузюров урман хезмәткәрләрен профессиональ бәйрәме белән котлады

19 сентябрь Урман хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарны бәйрәм белән котлады.

“Быел Татарстан Республикасының урман хуҗалыгына идарә итүче дәүләт органы һәм Лубян урман-техника көллияте оешуга 100 ел тулды. Безгә озак һәм катлаулы юл үтәргә туры килде, урманнарны торгызу, кырларны яклау максатында урман үрчетү, урманнарны янгыннардан һәм законсыз кисүләрдән саклау, корткычлардан һәм авырулардан саклау өлкәсендә бәяләп бетергесез тәҗрибә тупладык. Безнең бурыч – булдырылган традицияләрне саклап калу һәм шул ук вакытта заманнан да калышмау.

Ышанам ки, без теләсә нинди бурычларны хәл итә алабыз. Быелгы гадәти булмаган шартларга карамастан, без «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының төп максатына ирештек, кимегән һәм торгызылган урманнар нисбәтен 100% дәрәҗәсендә тәэмин итеп, урман янгыннарының таралу куркынычын минимумга кадәр киметә алдык, дәүләт йөкләмәсендә каралган урман культуралары, урманнарны саклау, урман хуҗалыгы һәм урман әзерләү эшләрен уңышлы үтәдек. 2021 елда урман комплексын цифрлаштыру эше дә дәвам итте, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре электрон рәвешкә күчерелде.

Мин бүген республиканың урман тармагында хезмәт итүчеләргә, югары профессиональлеге, җаваплылыгы һәм үз эшенә бирелгәнлекләре өчен чын күңелдән рәхмәтлемен. Ветераннарыбызга намуслы хезмәтләре һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, яңа казанышлар һәм җиңүләр телим! Бәхет һәм иминлек насыйп булсын!” — диелә министр котлавында.


Фикер өстәү