Татарстанда ике көн эчендә сайлаучыларның 57,5 проценты тавыш биргән

17 һәм 18 сентябрь көннәрендә республикада сайлау хокукына ия булган халыкның 57,5 проценты тавыш биргән. Бу хакта Бердәм сайлау үзәгендә узган очрашуда Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

Сайлаучыларның 10 проценты чамасы өйдә тавыш биргән. Андрей Кондратьев әйтүенчә, тавыш бирүнең мондый алымы сайлау участоклары өчен өстәмә мәшәкать. “Әмма бу – халыкның хокукы. Шуңа күрә без мөмкинлек булдырырга тиеш”, — диде ул. Өйдә тавыш бирергә теләүчеләр бу хакта сайлау участокларына көндезге сәгать икегә кадәр мөрәҗәгать итә ала.

Андрей Кондратьев участокларда яшьләрнең дә күп булуын әйтте. “Яшьләр сайлауга карата битараф дип уйлый идеи. Участокларлда исә аларның күп булуын күрәбез. Без моңа бик моңа шат”, — диде ул. .


Фикер өстәү