Сайлау участогы әгъзаларының 63 проценты вакцинация узган

Татарстанда эпидемиологик вәзгыять киеренке булып кала бирә, ләкин сайлау кампаниясе дә пандемия шартларында беренче тапкыр гына үткәрелми, тиешле чаралар күрелә. Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган очрашуда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина шулай дип белдерде.

Марина Патяшина әйтүенчә, участокларда куркынычсызлык булдыру кагыйдәләре июнь аенда ук чыккан, алар әзер булу белән тиешле чаралар күрелә башлаган. Быел сайлау эшчәнлегенә коронавируска каршы прививка ясаткан хезмәткәрләрне тартырга тәкъдим ителгән. Марина Патяшина әйтүенчә, участок комиссиясе вәкилләренең 63 проценты вакцинация узган. «Участокларда иминлек буенча без тәкъдим иткәннән дә күбрәк чара күрелде”, – диде ул. Сайлау тәмамлангач исә тавыш бирү узган биналарны тагын бер мәртәбә эшкәртеп чыгачаклар.


Фикер өстәү