Равил Кузюров урманчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

21 март көнне дөньяда Халыкара урманнар көне билгеләп үтелә. Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Әлеге экологик бәйрәмнең төп максаты – дөньяда яшәүчеләргә урманнарның мөһим климатик, су саклау, эрозиягә каршы, икътисади һәм социаль үзлекләре турында искәртү, аларга карата җаваплы һәм сакчыл караш кирәклеге турында җиткерү, диелә котлауда. – Татарстан урманнары 1 миллион 268 мең гектар мәйдан били. Барлык саклагыч урман үсентеләрен дә исәпкә алып, хәзерге вакытта төбәкнең урман белән каплану дәрәҗәсе 20 процентка якын тәшкил итә.

Урман сагында барлыгы 2,5 мең кеше тора. Мин сезгә авыр, әмма намуслы хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Сез – югары квалификацияле белгечләр. Сезнең тырышлык нәтиҗәсендә республикада ел саен меңләгән гектарда урман утыртыла, нәтиҗәле дәүләт урман контроле гамәлгә ашырыла, урманнарны янгыннардан, корткычлардан һәм авырулардан саклау тәэмин ителә.

Республика халкына урманга битараф булмаган мөнәсәбәте һәм «Хәтер бакчасы», «Урманны саклыйк» һәм «Татарстанның чиста урманнары» табигать саклау акцияләрендә актив катнашканнары өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезнең һәркайсыгыз әйләнә-тирә мохитне саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертә, урман тармагын үстерүгә, киләчәк буыннар өчен урман байлыкларын саклап калуга һәм арттыруга ярдәм итә”.


Фикер өстәү