Татарстан юлында такси һәм фура бәрелешкән: үлүчеләр бар

Татарстанның Югары Ослан районында фура һәм такси машинасы бәрелешкән. Билгеле булганча, җиңел автомобиль йөртүчесе ярамаган урында каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе хәбәр иткәнчә, ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче, таксиның 30 яшьлек йөртүчесе һәм 59 яшьлек пассажиры һәлак булган. Фаҗига урынына район прокуроры Василий Егоров килгән. Күзәтчелек ведомствосы авария факты буенча тикшерү башлаган.


Фикер өстәү