Анна Попова: “Әлегә илдә битлек режимы кертергә җирлек юк”

“Роспотребнадзор” башлыгы Анна Попова Россиядә кабат битлек режимын кертү мөмкинлегенә бәйле фикерен әйткән.

– Моның өчен җитди сәбәпләр булмаса, илдә битлек режимын кире кайтарырга җыенмыйбыз, – дигән ул “РИА Новости” агентлыгына.

Эш шунда ки, Россия Хөкүмәт Йортында сезонлы ОРВИ, грипп һәм COVID-19 белән чирләү очраклары кискен артып китү сәбәпле, вакытлыча битлек режимын кертүләре турында билгеле булды. Кайбер мәгълүматларга караганда, Министрлар Кабинетында эш тәртибенә дә үзгәрешләр кертәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, илдә көз башыннан бирле коронавирус белән авырту очраклары арта. 4-10 сентябрьдә, алтагы атна белән чагыштырганда, COVID-19 йоктыручылар саны 49,2 процентка арткан.


Фикер өстәү