Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта бара

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Любовь Авдонина республикада грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арта бару турында хәбәр итте.

Бер атна эчендә Татарстанда барлыгы 16019 кеше грипп һәм ОРВИ йоктырган. Бу, алдагы атна белән чагыштырганда, 10,5 процентка күбрәк.

– Хәзерге вакытта Татарстанда 1 804 229 кеше гриппка каршы вакцина ясатты. Бу халыкның 45 проценты дигән сүз. Ел азагына кадәр республикада гриппка каршы 2 421 486 кешегә прививка ясау планлаштырыла, – дип ачыклык кертте Любовь Авдонина.

Бер атна эчендә Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны да 4 процентка арткан. Ел башыннан бирле республикада ковид йоктыручылар саны 17 199 җиткән. Хәзерге вакытта республикада коронавирус белән авыручылар өчен билгеләнгән ятак урыннарның 8 проценты буш.


Фикер өстәү