Фәния Низамиева: “Әни шәл бәйләп тамагыбызны туйдырды”

Бала чакта мохтаҗлык мәҗбүр итте, хәзер күңел өчен бәйлим, ди Биектау районының Әлдермеш авылында яшәүче Фәния Низамиева. Ул җылы оекбашлар бәйләп, якыннарын куандыра.

– Без авырлык белән, әтисез үскән балалар. Әти безнең арадан киткәндә апам – бишенче, мин беренче сыйныфта укый идем. Төпчегебез бишектә калды. Өч бала өстенә өйдә әтинең әти-әнисе дә бар. Җитмәсә, бабай тома сукыр. Аның белән әниебезнең кара-каршы утырып утын кисүләре әле дә күз алдында. Әнигә авырлык килмәсен дип, гел аңа ярдәм иттек. Кулым эш белгәнгә, күпчелек хезмәт минем өстә иде. Аеруча терлекләр карау бурычы миңа йөкләнгән иде, – дип искә алды Фәния апа балачагын.

Мәктәптә укыган елларда үзе дә әнисенең һөнәренә өйрәнә.

– Әниебез бик оста куллы бәйләүче иде. Элек алар кәҗә асрады. Аның мамыгыннан шәлләр дә бәйли иде ул. Мин терлекләр караган арада, әни шәл бәйләде. Аларны саткан акчага тамак туйдырдык. Тик мин әнинең бу һөнәрен нишләптер өйрәнмәдем. Ә менә оекбашларны бик яратып бәйләдем. Кулыма энә тота башлаганнан бирле оекбашлар бәйлим, – диде ул.

Хәзер инде тормышлар бөтен, тамаклар тук, тик кулының барыбер эштән туктаганы юк.
– Кирәклектән бәйләмим инде хәзер. Пенсиягә чыккач, вакыт артты, күңелгә бер ял булсын дип утыруым. Ни эшләп кенә бетәргә кирәк өйдә? Оекбашларны сатар өчен дип дә бәйләмим. Күчтәнәчкә, Коръән ашларында сәдакага өләшәм. Хөкүмәт эшендә дә эшләр идем әле, тик авылда эше бетте. Каядыр барып та йөрисе килми, – ди Фәния апа.

Күптән түгел генә ире Шамил абый белән тормыш итүләренә 50 ел булган икән.

– Иптәшем мине дүрт ай очрашып йөргәч, урлап алып кайтты. Аның да әнисе юк иде. Әтисе белән генә яшиләр иде. Шамил абыегыз белән ике бала – ул һәм кыз тәрбияләп үстердек. Дүрт оныгыбыз бар. Икесе дә шушы авылда калдылар, читкә китмәделәр, – диде Фәния Низамиева.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү