Татарстанда коточкыч вәхшилек: 66 яшьлек ир-ат, танышын үтереп, мәетен тураклаган

Вәхши җинаять эзләрен яшерергә өлгермәгән.
Кичә Чаллыда котчыкмалы вәхшилек очрагы булган. Бу хакта “Челнинские известия” яза.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, Сидоровка бистәсендәге күпкатлы йорт фатирында 66 яшьлек ир-ат 46 яшьлек танышы – хатын-кыз белән кәеф-сафа корып утырган. Бермәл көнчелектән җәнҗал купкан. Эшләр болайга киткәч. хатын-кыз фатирдан чыгып китмәкче булган. Әмма ир шулчак кулына балта алып, танышының башына суккан. Хатын-кыз шундук җан биргән. Шуннан соң вәхши корбанының мәетен юыну бүлмәсенә алып кергән дә мәетне тураклаган.

Вәхши җинаять эзләрен яшерергә өлгермәгән. Оныгы иртән юыну бүлмәсендә котчыкмалы күренешкә тап булып, бу хакта әнисенә сөйләгән. Әнисе исә хокук саклау органнарына хәбәр иткән.
Тикшерү якын араларда тоткарланучыга карата җәза чарасын сайлап алу турында судка мөрәҗәгать итәчәк.


Фикер өстәү