Таныш хатын-кызының башын кисеп ташлаган эшмәкәргә хөкем карарын йомшартканнар

Пермь өлкәсенең Кунгур шәһәре суды кеше үтергән өчен хөкем ителгән бизнесмен Антон Вахринның җәза чарасын йомшарту турында үтенечнамәсен канәгатьләндергән. Бу хакта “РБК Пермь” яза.

Басма мәгълүматларына караганда, суд Антон Вахринны катгый режимдагы колониядән азат итеп, төзәтү үзәгенә мәҗбүри эшләргә күчерү турында карар чыгарган. Прокуратура һәм зыян күрүчеләр бу карарга шикаять белдермәсә, инде моңа кадәр дә берничә тапкыр хөкем ителгән бизнесмен 3 ел да 3 айга кимрәк “утырачак” (кеше үтергән өчен 9 ел биргән булганнар).

“РБК Пермь” язганча, Антон Вахрин – Төмән өлкәсе губернаторы урынбасарының туганы һәм Пермь хакимияте башлыгы урынбасары Алексей Грибановның элекке кияве. Ул 2017 елның 9ыннан 10 майга каршы төндә Ветляны бистәсендә, травматик коралдан атып, үзенең танышын – хатын-кызны үтергән. Бу җинаять турында Вахринның эшлекле партнеры полициягә хәбәр иткән: ул бергәләшеп ял иткәннән соң мунчадан кайтып барганда, Вахринның танышының идәндә кан эчендә ятуын күргән. Полиция килгәч, эшмәкәрнең хезмәтчесе – Үзбәкстаннан килгән кеше күрсәтмәләр биргән. Ул хатын-кызга ату тавын ишетүен, шулай ук хуҗасы, корбанының башын кисеп, җинаять эзләрен яшерергә кушканын сөйләгән. Хезмәтче хатын-кызның башын дачадан 300 метр ераклыкта буш урынга күмеп куйган, ә гәүдәсен елгага агызган.
Моңа кадәр Вахрин талау максатында һөҗүм иткән өчен утырып чыккан булган.


Фикер өстәү