Төмән өлкәсе татарлары ничек яшәве хакында сөйләделәр

Бүген «Татаринформ» агентлыгында халык санын алу кампаниясе кысасында Төмән өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән матбугат конференциясе үткәрелде. Анда Вагай муниципаль районы депутаты Флера Ватутова, Төмән өлкәсе татар яшьләренең “Яшь буын” оешмасы рәисе Фәрит Корманов һәм Вагай районындагы Осиново урта мәктәбенең рус теле укытучысы Алсу Кучумова катнашты. Өлкә татар иҗтимагый оешмасы координацион советы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров конференциядә онлайн режимында катнашты. Ул татар теле укытучыларының дәрәҗәсе бик түбән булуы хакында сөйләде.

«Татар теле укытучысына түләү тарифлары, башка фән укытучыларына караганда, 25 процентка кимрәк. Авылда татар теле укытучысы дәрәҗәсе бүтән укытучыга караганда түбәнрәк. Янәсе, татар теле кирәксез тел, 25 процентка азрак түләргә кирәк, диләр», — дип, Ринат әфәнде бу проблемага җитди карарга кирәклеген ассызыклады.

Ринат Насыйров әйтүенчә, татар эшмәкәрләрен саклаучы структура бар, ә татар укытучысы, татар мәктәбе директорын яклаучы юк. «Татар теле укытучыларының сүзләре дә үтми. Аларга, әгәр әти-әниләр ризалашса, бәлки, татар телен куярбыз. Безнең буш вакытыбыз юк инде татар теленә, дип җавап бирәләр», — ди ул.

Аның фикеренчә, татар теле укытучысының дәрәҗәсен мактау кәгазе биреп кенә түгел, башка юнәлештә үзгәртү кирәк. «Укытучыларга Төмән өлкәсендә татарлар санын саклый торган кешеләр итеп карарга кирәк. Аларның дәрәҗәсе бүтән булырга тиеш, ә бүген алар курка, җил кайсы якка иссә, шул якка ава», — дип әйтте Ринат Насыйров.

Төмән өлкәсенең Вагай районында татарлар күп яши. Ринат Насыйров җанисәп нәтиҗәләре буенча себер татарлары кимемәс дип фаразлады. «Төмән өлкәсендә 350-360 мең татар яши, шул исәптән — 60 меңнән артык себер татары”, — диде ул.


Фикер өстәү