Татарстанда игенчеләре беренче миллион тонна ашлыкны җыеп алган

30 июльгә республикада 1 129 168 тонна ашлык суктырылган. 676 194 гектардан уңыш җыеп алынган. Республика һәр гектардан уртача 16,7 ц уңыш чыга.

Уңдырышлылык буенча Тукай районы алда бара – анда уңыш гектарыннан 24,1 ц тәшкил итә. Икенче урында – Тәтеш (23,3 ц/га), өченчедә Зәй районы (21,3 ц/га) игенчеләре.


Фикер өстәү