Зәй районы игенчеләре бөртекле культураларны урып-җыюны төгәлләде

Татарстанның Зәй районы игенчеләре 37,3 мең гектар мәйданда бөртекле культураларны урып-җыюны төгәлләде. Бу хакта Татарстан Президентына телеграмма юлланган.

«Татарстанның Зәй районы игенчеләре 37,3 мең гектар мәйданда бөртекле культураларны урып-җыюны төгәлләде. Агротехник чараларны үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару, игенчеләрнең фидакяр хезмәте нәтиҗәсендә һәр гектардан 48,6 центнер уңыш җыеп алынды. Ашлыкның тулаем җыемы 181,4 мең тонна тәшкил итте. Ашлык кабул итү предприятиеләренә 200 мең тоннадан артык яңа ашлык кайтты, ашлык тапшыру дәвам итә. Гектарыннан 55 центнер ашлык җыеп алган „Зәй“ агрофирмасы районда уңдырышлылык буенча әйдәп бара», — диелә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка юлланган телеграммада.

«Рөстәм Нургалиевич, республикада үткәрә торган зирәк аграр сәясәтегез һәм авыл кешеләренә эштә барлык шартлар тудырганыгыз өчен сезгә рәхмәт әйтәбез. Сез һәрьяклап ярдәм күрсәтү нәтиҗәсендә шундый уңышларга ирешелде. Районның барлык хезмәтчәннәре исеменнән киләчәктә туган Татарстаныбызның азык-төлек мөстәкыйльлеген тәэмин итү һәм икътисадын ныгыту өчен бөтен көчебезне куячагыбызга ышандырам», — диде Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов телеграммада.


Фикер өстәү