Татарстаннан 5 кеше «Россия лидерлары» идарәчеләре бәйгесенең суперфиналында җиңү яулады

«Россия лидерлары» идарәчеләре бәйгесенең суперфиналында Татарстаннан катнашкан 7 кешенең 5се уңышка иреште.

Җиүчеләр исемлегенә ГК ICLның бүлек җитәкчесе Тимур Кайданный, ВТБ банкының корпоратив клиентлар белән эшләү буенча идарәче директоры Ирек Садыйков, «АНП Зенит»ҖЧҖ партнеры Закир Әбдрәшитов, Үзәк хәрби округ хәрби прокуратурасының күзәтү бүлеге прокуроры Карен Додонов, «Корпорация развития Оренбургской области» АҖнең генераль директоры урынбасары Никита Хилимончик керде.

Инде хәбәр иткәнебезчә, бәйге 6-7 сентябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсендәге Солнечногорск каласында узды. Суперфиналчыларның һәрберсе илнең төп вузларында белем алу өчен 1 млн сум күләмендә грант алды. Моннан тыш, алар остазлар – дәүләт эшлеклеләре һәм зур корпорация җитәкчеләреннән киңәш алачак. Андый остазлар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та бар.


Фикер өстәү