Көзен булдырырга кирәкле 7 ШӘП ГАДӘТ

Кояш үзенең нурларын саранрак сирпи башлаган бер мәлдә авырып китмәс, төшенкелеккә бирелмәс өчен, гомумән, көзнең бары тик уңай якларын күрү өчен гади генә берничә гадәтне үз итсәң, бик файдага булачак. Шулай итеп, иртәгесе көннән башлыйбыз алайса?!

Иртәнге ашны калдырма

Көн дәвамында үзеңне ни дәрәҗәдә күтәренке, көчле-дәртле хис итү иртә белән өйдән нәрсә ашап чыгып китүгә бәйле.  Көзен, көннәр кыскару сәбәпле, кояш нурларыннан көч алу кыенлашкан вакытта, иртәнге ашны калдырмау бик мөһим. Ә анда аксым да (ит, балык, йомыркада күп), клетчатка да (боткалар, кәбестә, алма) булырга тиеш. Мондый ризык белән туклану көч өстәү генә түгел, бәлки әле көндезге сәгатьләрдә шактый гына озак вакыт дәвамында ачыгу хисен дә булдырмаячак.  Димәк, ач карынга күбрәк ашап ташлау куркынычы да юкка чыгачак, дигән сүз.

Контраст душта юын

Көз – салкын тидерүләр сезоны. Ә чыныгу – аларны булдырмый калу ысулларыннан берсе. Һава температурасы “сикерү”гә әзерләнгән организм ялгыш кына җил исеп китүдән дә “чыгымчылый” башламаячак. Әмма җылы суны кинәт кенә бик салкын суга алыштырырга ярамый. Тегесе дә, монысы да чыдарлык булырга тиеш. Чыныгу вакытын берничә секундтан башлап, аз-азлап кына арттыра барырга кирәк.

Антиоксидантлар аша

Иммунитет өчен җаваплы төп матдәләрнең берсе алар. Моннан тыш әле тән тиресе матурлыгын һәм аның яшьлеген да “кайгырта”. Көзге иң мөһим антиоксидантларның берсе – С витамины. Ә ул цитрус җимешләрендә бихисап!

Су эч

Беренче карашка, эссе булмагач, эчәсе дә килми кебек. Әмма көзен дә суны даими эчәргә (көненә 1,5 литр чамасы) кирәк. Ник дигәндә, организмга су җитмәү иммунитетка “суга”, шулай ук матдәләр алмашын акрынайта. Көзен кемнең генә тәнгә артык май утыртасы килсен?! Ә ул утырырга гына тора. Көннәр кыскаргач, хәрәкәтләнү кими чөнки (караңгыда эштән кайткач, инде бакчада эшлисе дә, урамда саф һава сулап йөрисе дә килми).

Яңа шөгыльгә өйрән

Болытлы, салкынча көннәрдә үзеңә күңелсезләнеп утырырга ирек бирмәү, шул ук вакытта, олыгайгач, баш мие эшчәнлегендәге тайплышыларны кисәтүнең бик яхшы бер ысулы – нинди дә булса курска язылу (интернет аша, яки болай, һичьюгында үзең өчен файдалы китаплар уку)

Социаль челтәрләрдә утыруга таймер куй

Тикшеренүләргә караганда, социаль челтәрләрдә күп утыру депрессиягә бирешү куркынычын арттыра. Аларда утыра торгач, чынбарлыктагы тормышыбыз интернеттагы тормышка караганда үтә кызыксыз, үтә файдасыз, мәгънәсез тоела башлаячак. Постларыбыз астына “лайк”ларның аз куелуына хәтле эчне пошырачак. Ә көзен башка болай да тискәре фикерләр килергә генә тора. Шулай икән, нигә әле аларны тагын да арттырырга?!

Аудиокитаплар тыңла

Күзләреңне сакла. Компьютер, телефонга текәлеп утыру аркасында күзләргә көч килә. Кәгазь китапларның зыяны да бөтенләй үк юк түгел. Алайса, нигә әле вакытлыча гына булса да аудиокитапларга күчмәскә? Аларны теге яки бу эш белән мавыкканда һәм хәтта, көзге төсләргә сокланып, саф һавада йөргәндә дә тыңларга була.

Фото: pixabay.com

 

 


Фикер өстәү