ТР фермерлары ярминкәнең беренче көнендә барлыгы 71,1 миллион сумлык азык-төлек саткан

Узган шимбә – 16 марттан республикада язгы ярминкәләр башланды. Фермерлар сәүдәнең беренче көнендә барлыгы 71,1 миллион сумлык азык-төлек саткан. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров әйтүенчә, бигрәк тә яшелчәгә, йомырка һәм сөт ризыкларына ихтыяҗ зур.

Ярминкә Казанның 14 мәйданчыгында, шулай ук Чаллы, Түбән Кама һәм Яшел Үзәндә үткәрелгән. Язгы сәүдә башка районнарда да уздырылачак.

Тәгаенләп әйтсәк, фермерлар ярминкәнең беренче көнендә 106,8 тонна яшелчә, шул исәптән 60,2 тонна бәрәңге, 16,5 тонна сөт, 44,1 тонна шикәр комы, 246,1 мең данә йомырка, 87,8 тонна ит (48 тоннасы – сыер ите) саткан.

Язгы ярминкәләр 8 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү