Чаллыда 8 машина бәрелешкән: һәлак булучылар бар

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Чаллыда “КАМАЗ-Мастер” командасы” урамында “Лада Калина” (рулендә 25 яшьлек ир-егет булган), сулга борылганда, “Ford Kuga” машинасына килеп бәрелгән. Иномарканың Хәсән Туфан проспекты ягыннан Вахитов проспектына таба барышы булган.

“Ford Kuga”, үз чиратында, юл кырыенда калдырылган “Hyundai Solaris”, “Toyota Sienta”, “Skoda Rapid”, “BMW”, “Volkswagen Passat” һәм “Skoda Kodiaq” автомобильләренә бәрелеп узгач, кирпеч стенага “килеп кергән”. Йөртүчесе шундук һәлак булган, дип яза “KazanFirst” җирле ЮХИДИнең пропаганда бүлеге мәгълүматларына таянып.


Фикер өстәү