Татарстанда өч кеше юл фаҗигасендә һәлак булган

Кичә – 7 апрельдә Йошкар-Ола – Яшел Үзән – Казан юлында ике машина бәрелешүдән өч кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

“Hyundai”ның Яшел Үзәннән Казанга барышы булган. Ул юл кырыенда туктап калган “LADA Granta” машинасына килеп бәрелгән”, – диелгән хәбәрдә. Бәрелешү сәбәпле иномарка йөртүчесе һәм пассажиры, шулай ук “ВАЗ” йөртүчесе һәлак булган.

Яшел Үзән районы хакимиятенең рәсми телеграм-каналы юл фаҗигасе турында тәфсилләбрәк язган. Фаҗига 21:05 сәгатьтә булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Hyundai” (рулендә 1990 елгы ир-ат булган) икенче полосага чыкканда, “чыгымчылап”, юл кырыендагы машинага килеп бәрелгән.


Фикер өстәү