Татарстанда Россия Президенты сайлауның өченче көне башланды

Бүген Татарстанда Россия Президентын сайлауның өченче көне башланды. Иртәнге 8дә республикада барлыгы 2767 сайлау участогы үз эшен башлады. Шуларның 45е — аэропорт, тимер юл вокзалы, хастаханә, СИЗО, шифаханәләрдә урнашкан. Сайлаучылар 20.00 сәгатькә кадәр тавыш бирәчәк. 

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, сайлауның икенче көнендә республикадагы барлык сайлаучыларның 64,29 проценты тавыш биргән.

Сайлауның ике көнендә участокларда кагыйдә бозу, тәртипсезлек очраклары турында хәбәрләр килмәгән. Сайлау участокларында гадәттән тыш хәлләр дә теркәлмәгән.

Билгеле булганча, сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.


Фикер өстәү