Марат Айзатуллин торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе хезмәткәрләрен котлады

17 март – Халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне. Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин бу уңайдан коллегаларын, тармак ветераннарын котлады.

“Коммуналь уңайлыклар инде күптән безнең өчен гадәти әйбергә әйләнде, – диелгән котлауда. – Шуңа күрә аларның республика торак-коммуналь комплексының өзлексез эшләвен тәэмин итүче 27 меңнән артыграк кешенең тырышлыгына бәйле булуын кайвакыт онытып та җибәрәбез. Хәзер сыйфатлы хезмәтләргә ихтыяҗ үскәннән-үсә. Торак-коммуналь хуҗалыкны икътисадның алдынгы тармагына әйләндерердәй зур проектларны гамәлгә ашыру өчен безне әле күп эшләр көтә.

Торак фондын капиталь төзекләндерү, коммуналь инфраструктураны яңарту, ишегалларын төзекләндерү, халыкны эчәргә яраклы чиста су һәм сыйфатлы җылылык белән тәэмин итү кешеләребезнең тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Әлеге төп бурыч безне илһамландырып, алга барырга ярдәм итсен!”


Фикер өстәү