Татарстанда сайлаучыларның 63,3 проценты тавыш биргән

«Сайлаулар» ГАС системасының  беренчел мәгълүматлары буенча, 16 мартта 20 сәгатькә Татарстанда Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашу хокукы булган сайлаучыларның гомуми санының 63,3 процентын тәшкил иткән.

Мәскәү вакыты белән 20:00 сәгатьтә Татарстан территориясендәге барлык сайлау участоклары ябылган. Тавыш бирү иртәгә, 17 мартта, иртәнге сәгать 8дә дәвам итәчәк.


Фикер өстәү