Быел җылылык өчен ничек түләячәгебезне аңлаттылар

Татарстанда җылылык бирү сезоны башлануга, коммуналь хезмәтләргә түләү күләме күзгә күренеп арта. Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җылылык өчен кайсы айларда күбрәк түләргә туры киләчәген искә төшергән.

“Сентябрьдә җылылык биргәндә, түләү документларында (октябрьдә киләчәк) “җылылык бирү” юлында сентябрьдә күпме җылылык кулланылганлыгы күрсәтеләчәк. Йортта исәпләгеч приборлар урнаштырылмаса, хезмәт өчен нормативлар буенча түләргә туры киләчәк. Нормативлар җылылык бирүнең 8 айлык чорыннан чыгып исәпләнелә”, – дигән ул.
Министр аныклап үткәнчә, җылылык энергиясенә чыгымнарның артуы һава температурасына турыдан-туры бәйле. Гадәттә кышның иң суык айларында – гыйнвар һәм февральдә җылылык өчен иң күп түләргә туры килә, дип искәрткән ул.
Марат Айзатуллин әйтүенчә. быел 1 июльдән коммуналь хезмәтләргә, шул исәптән җылылык энергиясенә бәяләр үзгәрмәгән. Коммуналь хезмәтләргә тарифлар киләсе елның 1 июленнән артачак.


Фикер өстәү