Сайлауда машина откан Алинә Хөснетдинова: «Миңа бик кирәк иде»

Россия Президентын сайлауда катнашучылар арасында узган бәйгедә икенче машинаны Лаешта яшәүче Алинә һәм Ленар Хөснетдиновлар гаиләсе отты.

– Бүген иртән генә йокыга киттек. Төне буе котладылар. Бәхет дими ни дисең. Иремне машина сорап аптырата идем. Һич югы искене булса да алып бир дидем. Менә бит, яңасы эләкте, – ди 32 яшьлек Алинә Хөснетдинова.

Алинә – тумышы белән Буадан, ире Ленар Чүпрәледән. Гаилә корып, Лаеш районының Усад авылында яшиләр.

– Бер кыз үстерәбез. Мин әлегә өйдә генә, ирем үзмәшгуль, – ди Алинә. – Сайлауга барып фотоны куйганда өч машинаның берсе миңа була дип шаярткан идем. Амин дигән вакытка туры килгән. Бик тә машина аласым килде. Бөтен эш Казанда бит. Шәһәргә йөрергә хыялландым. Әле мин машина отканыбызга ышанмадым да. 28 мең кеше арасыннан безгә чыгар дип кем уйлаган? Оештыручылар шалтыраткач кына – чын икән, дидем. Кешеләр төрлечә яза. Мин бары тик бәхет елмаймасмы дип кенә фото куйган кеше. Салымын түлисегез бар дип тә язалар. Түләрбез әле. Анысы икенче елга гына бит! Бүген ТНВга чакырдылар. Ачкычны шунда бирәчәкләр. Башкаларга да көтмәгән җирдән сөенеч килсен.

 


Фикер өстәү