Сайлаучыларга мәгълүмат җиткерүчеләрнең кием-салымы белән таныштырганнар

Үзәк сайлау комиссиясе Россия Президентын сайлау алдыннан сайлаучыларга мәгълүмат җиткерүчеләрнең (обходчиклар) кием-салымы белән таныштырган. Алар 17 февральдән өйдән-өйгә йөри башлаячак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Андрей Кондратьев әйтүенчә, бу атнада “ИнформУИК” программасы башлана. Сайлау участогы составына керүче йортларда яшәүчеләр янына барып, аларга тиешле мәгълүматлар җиткерүне аңлата бу. Шулай итеп, республикада 10 меңгә якын кеше тавыш бирү өчен булдырылган барлык мөмкинлекләр турында өйдән-өйгә йөреп аңлатачак.

Алар Россия Президентын сайлау символикасы сурәтләнгән ак япма киеп, күкрәгенә Россия флагы төсләрендәге V хәрефе рәвешендә махсус значок тагачак. Мәгълүмат кампаниясен үткәрүгә вәкаләтле бу кешеләр шулай ук мәгълүмати буклетлар, бейдж һәм таныклыкка ия булырга, үзләре белән паспорт йөртергә тиеш.
Өйдән-өйгә йөрүчеләр сайлауга кагылышлы төрле сорауларга җавап бирә алачак. Мәсәлән, сайлау участогының кайда урнашуын, өйдә тавыш бирү өчен ничек итеп гариза тапшырырга яки “Мобиль сайлаучы” системасыннан ничек файдаланырга икәнен аңлатачак. Үзләре исә сайлаучыларның тавыш бирергә җыену-җыенмауларын, ни рәвешле тавыш бирәчәкләрен, комиссия телефоны номерын белү-белмәүләрен ачыклаячак.

Кондратьев аңлатып үткәнчә, мондый кешеләргә шәхси документларны күрсәтү таләп ителми. Шул ук вакытта алар фатир эченә үтмәскә тиеш. Әгәр дә инде фатирга кереп әңгәмә корырга тәкъдим итсәләр, чыннан да мәгълүмат кампаниясен үткәрергә вәкаләтлеме икәнлекләрен белү өчен участок сайлау комиссиясенә шалтыратырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты сайлау өч көн – 15, 16 һәм 17 мартта уздырылачак. Сайлауга 4 кандидат: бүгенге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үзен-үзе тәкъдим иткән), Владислав Даванков (“Новые люди” партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР) һәм Николай Харитонов (КПРФ) кертелгән.


Фикер өстәү